Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Мәскәүдә Югары экологик совет утырышында катнаша. Чараны Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты үткәрә. Төп тикшерү темасы – № 458-ФЗ федераль законы положениеләрен тормышка ашыру һәм норматив хокукый көйләүләрне камилләштерү максатыннан “Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертү. Утырышны Югары экологик совет рәисе, Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин үткәрә. Үз чыгышында ул Татарстанның экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте, әйләнә-тирәлекне саклауга белем бирү оешмаларында укучыларны җәлеп итүне, республика предприятиеләрен иң яңа су чистарту станцияләре белән җиһазлауны, ташландыкларны киметү һәм чистарту эшләрен уңай бәяләде. “Сездә бер генә иясез җир кисәге дә юк, компенсацион утыртмалар утыртыла. Идел буенда корылык булганда да бөтенесе үзләштерелә һәм эшли” дип белдерде.
Чарада шулай ук Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, фән һәм мәгариф вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары катнаша.
Министрлыкның матбугат хезмәте