Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсеннән шәхси эшмәкәр экологик закон бозган өчен җавап тотачак. Хосусый затның җитештерү калдыклары белән эш итү нормаларын үтәмәгәнлеге, атап әйткәндә, чүпне предприятие территориясендә яндырганлыгы ачыкланды. Табигать саклау законнарын бозу фактын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары теркәде.
2017 елның 23-25 ноябрендә Ессентуки шәһәрендә “Җир асты сулары – 2017” Халыкара конференциясе булачак. Чараны Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Халыкара гидрогеологлар ассоциациясе, СПбДУның Геологик үзәге, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Евразия экспертлар берлеге булышлыгы белән үткәрә.
15ноябрьдә, Халыкара икенчел эшкәртү көнендә, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Ачык ишекләр көне узачак, ул халыкның игътибарын калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлтелә. Бу көнне теләгән һәр кеше кабул итү пунктына файдаланылган батарейкалар тапшыра ала, ә алмашка күңелле бүләк биреләчәк.
Чара 9дан 18 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес белән узачак: Павлюхин ур, 75.
Икенчел эшкәртү көне алдыннан Яр Чаллының 23нче урта мәктәбендә экологик дәрес булды. Укучылар өчен мавыктыргыч чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Чүп.Бүтән.Юк.ЯрЧаллы” («Мусора.Больше.Нет.Набережные Челны») экологик хәрәкәте белән берлектә үткәрделәр.
2017 елның 12-14 декабрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды булачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской кул куйды.
18дән 30га кадәр яшьтәге татарстанлылар Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган “Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” дигән темага эссе конкурсында катнашырга чакырыла. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән Оештыручысы булып Республика яшүсмерләр китапханәсе тора.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.
Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:
Атмосфера һавасын һәм су объектларын саклау өлкәсендә табигать саклау чаралары үткәрү буенча тәҗрибә уртаклашу. Шундый максат белән бүген Баулыда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының күчмә киңәшмәсе булды. Мероприятиедә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары –әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, территориаль идарәләр башлыклары, Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров, Баулы районы Башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин катнашты.
Бүген Баулы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре биологик чистарту корылмаларында булды. Биредә 2015 елның октябреннән 2017 елның сентябренә кадәр, юынтык суларны чистарту сыйфатын яхшырту максаты белән, ремонт эшләре алып барылды. БЧКда ләм карталары, ком мәйданчыклары реконструкцияләнде, керә торган юынтык суларны исәпкә алу приборлары һәм зарарсызландыру станцияләре урнаштырылды, рәшәткәләр бинасына һәм лабораториягә капиталь ремонт ясалды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре «Татнефть» ГАҖ «Татнефтегазопереработка». идарәсенең Баулы күкертчистарту участогындагы сәнәгать җайланмасының эше белән таныштылар. Комплекслы автомат линиясе биредә 2011 елда эшләтеп җибәрелгән иде. Җайланма эшендә файдаланыла торган сероводродны турыдын-туры каталитик окисьләштерү процессы күкертне аерып алырга мөмкинлек бирә һәм газларны өстәмә чистарту таләп ителми.