Кайгыртучан экология. Болгар шәһәренең “Башак” балалар бакчасында җимлек җыю конкурсы узды

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Экологик, матур һәм уңайлы. Болгар шәһәренең “Башак” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр икенчел чималдан кошларга оя ясый. Иң яхшы җимлек традицион конкурс кысаларында балалар үз куллары белән ЭКОэшләнмәләр ясаган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе белгечләре әлеге эшләрне экологик яктан бәяләде. Алар билгеләп үткәнчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, әлеге конкурста катнашып, туган якның табигый байлыкларын саклауга үзеннән өлеш кертте. Балалар кышлаучы кошларны кайгыртуын  күрсәтте һәм көнкүреш  калдыкларга икенче “гомер” бүләк итте. Белгечләр сүзләренә караганда, балаларның шушындый рәвешле үз-үзен тотышы яхшы ЭКОмәдәният үрнәге булып тора.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International