Нокса елгасына иркенләп үтеп керүне чикләү һәм калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру. Казан шәһәренең Совет районындагы Яшел Алан урамы буенча бер урында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары берьюлы ике хокук бозу очрагын ачыклады. Билгеләнгәнчә, су объектыннан металл коймага кадәрге аралык 11 метр тәшкил итә. РФ Су кодексының 6 ст. 6 п. буенча яр буе линиясендә 20 метрлы җирләр уртак файдалану өчен билгеләнә. Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары койма артында 42 квадрат метр мәйданда тимер-бетон калдыкларыннан санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклады. Хокук бозучылар РФ КоАП 8.2 ст. (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон өслеген боза торган матдәләр һәм башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) нигезендә һәм РФ КоАП 8.12.1 ст. (“Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү”) нигезендә җаваплылыкка тартылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте