Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Камада калдыкларны законсыз яндыруга чик куйды. Экологлар җирле база территориясендә изоляция материалларының махсус җайланмаларсыз яндырганлыгын теркәде. “Технологик кагыйдәләр буенча, чүп газ чистартуның яңа методларын кулланып кына яндырылырга тиеш. Әлеге метод атмосфера һавасына ташланучы пычраткыч матдәләрне чикләргә ярдәм итә”, – дип аңлатты Чулман аръягы идарәсе инспекторлары. Чүп-чарны законсыз яндыру РФ КоАП 8.2 ст. (“Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) нигезендә хокук бозу булып санала. Мондый хокук бозуга юл куйган оешманың вазыйфаи затын экологлар шушы статья нигезендә административ җаваплылыкка тартты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте