Казанда «Дуслык» савыктыру-белем бирү үзәгендә мәктәп укучыларның А.М. Терентьев исемендәге XXIV Идел буе фәнни экологик конференциясе узды. Ул фәнни-тикшеренү һәм гамәли табигать саклау эшчәнлеген үстерүгә, укучыларның табигый ресурсларга җаваплы карашын формалаштыруга юнәлдерелгән. Быел чарада Татарстан, Чуашстан, Удмурт Республикаларыннан, Сарытау һәм Ульян өлкәләреннән 130дан артык укучы катнашты. Үзләренең фәнни-тикшеренү һәм гамәли проектларын конференциядә катнашучылар 8 юнәлеш буенча тәкъдим иткән иде:
- агроэкология,
- биоиндикация һәм биомониторинг,
- гомуми экология,
- су ресурсларын саклау һәм алардан рациональ файдалану (юниорлар арасында Россия су конкурсының региональ этабы),
- гамәли табигать саклау эшчәнлеге,
- сәнәгать һәм химия экологиясе,
- су ресурсларын саклау һәм рациональ куллану,
- урбанизацияләнгән территорияләр экологиясе.
А.М. Терентьев исемендәге Идел буе фәнни экологик конференциясе ел саен уздырыла. Чара Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте