Интерактив экология. Татарстанда яңа проект старт ала

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

2018 елның 1 мартында Татарстан Республикасында «EcoTeam» яңа экологик проекты старт алачак. Әлеге чара укучыларның экологик мәдәниятен һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге белемнәрен күтәрүдә яңа ысул булачак. “EcoTeam” түгәрәгендә катнашу өчен 9-14 яшьлек мәктәп укучылар чакырыла. "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте активистлары ике ай дәвамында алар өчен ике этаплы укыту курсы уздырачак. Дәресләр барышында укучылар табигый ресурслар турында кызыклы мәгълүматлар беләчәк, экология законнары белән танышачак, интерактив уеннарда һәм конкурсларда катнашачак.

Экология түгәрәгендә катнашу өчен 2018 елның 26 февраленә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлү үтәргә кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfkLTsAE0dcBZtbUHn7-gRNU-yujttA-2xX4TCKQ4a-mIJRJg/viewform

Белешмәләр өчен телефон: 8-904-660-74-92 ("Чиста булачак" методисты – Денис Староверов).

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International