Чаллыда яшәүче 2000 якын бала кышлаучы кошларны ашату буенча “Кошлар ашханәсе” шәһәр экология акциясенә кушылды, аның оештыручысы булып Яр Чаллы шәһәрендәге Балаларның 4 нче экология-биология үзәге тора. Укучыларның укытучылар һәм ата-аналар белән уртак тырышлыгы аркасында 1600 артык җимлек әзерләнде. Аларның күпчелеген мәктәп укучылары инде торак микрорайоннарында һәм шәһәр паркларында элеп тә чыкканнар. Калган өлешен март уртасына кадәр шәһәр урамнарына урнаштырып бетерәчәкләр. Әлеге табигать саклау акциясе Яр Чаллыда ел саен уза, һәм һәрвакыт мәктәп укучылары анда актив катнаша. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре билгеләп узганча, әлеге чара әйләнә-тирәлеккә җаваплы һәм яхшы мөнәсәбәт формалаштыру белән берлектә, балаларны командада эшләргә өйрәтү ысулы да булып тора. Экологлар сүзләренә караганда, акциядә катнашып, укучылар канатлы дуслар турында кайгырта, экологик белем дәрәҗәләрен арттыра һәм иҗади сәләтләрен үстерә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте