Казан шәһәренең 6-8 сыйныф укучылары мәктәп укучыларының экология-биология буенча ачык шәһәр олимпиадасында катнашырга чакырыла. Интеллектулаль чара 2нче декабрьдә 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр 126нчы гимназиядә узачак.
Катнашу өчен 26нчы ноябрьгә кадәр заявканы arslanuk@mail.ru электрон почтасы яки Казан, Космонавтлар ур., 57 адресы буенча бирергә кирәк. Заявкада түбәндәгеләрне күрсәтергә:
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.
Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:
Экология елы кысаларында казанлылар 5 тонна файдаланылган батарейкалар җыйды. Эшләүдән туктаган химик ток чыганаклары 1 класс куркынычлыктагы көнкүреш чүбенә карый. Аларда аккургаш, терекөмеш, цинк, магний, никель, кадмий, кургаш бар, ә бармаксыман бер батарейка 10-15 квадрат метр туфракны яки 400 литр суны пычрата ала. Куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигоннарына эләгүен киметү максаты белән, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан батарейкаларны җыю һәм утильләштерү буенча проект эшләнде.
Әлмәт районында Җир асты байлыкларыннан тиешле шартларны бозып файдалану фактын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады. «Соловьевский» җир асты байлыклары кишәрлегендә төзелеш компаниясе гомумтаралган файдалы казылма (вак таш) чыгаруны гамәлгә ашыра.
Бүген бөтен дөньяда Рециклинг көне яки Икенчел эшкәртү көне билгеләп үтелә. 1997 елдан башланып киткән бәйрәм датасы хакимиятләрнең, җәмәгатьчелекнең һәм сәнәгать структураларының игътибарын әйләнә-тирә мохитне пычрату белән көрәшкә җәлеп итүгә һәм ресурсларның чикләнгәнлеге проблемаларын хәл итүгә юнәлтелә.
Республикадагы беренче экологик сыйныф укучылары Кызыл китап сәхифәләре буйлап узды. Укучылар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Республика Милли музее хезмәткәрләре белән берлектә үткәрде. ЭКОдәрес барышында алар балаларга хайваннарның кайбер төрләренең ни өчен Кызыл китапка кертелүе турында һәм туган як хайваннар дөньясының кайсы төрләре саклауга аеруча мохтаҗ булуы турында сөйләделәр.
2017 елның 12-14 декабрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды булачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской кул куйды.
“Агачлар – тере табигать һәйкәлләре” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә, анда Россия Федерациясендә яшәүче 18 яше тулган кешеләр катнаша ала.
Катнашу өчен http://rosdrevo.ru/request/photo-contest/ сайтында теркәлергә һәм 2018 елның 1 августына кадәр фотоэшне җибәрергә кирәк. Конкурска төсле һәм монохром фотографияләр (аклы-каралыларны да кертеп) кабул ителә, алардагы предмет булып Программаның Сертификация комиссиясе тарафыннан тере табигать һәйкәлләре дип танылган агачлар тора, андый агачларның исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышып була: http://rosdrevo.ru/derevya-pamyatniki-zhivoy-prirody-spisok).
2017 елның 20-21 ноябрендә Мәскәүдә «Экологик мәгариф бүген. Киләчәккә караш» V Бөтенроссия конференциясе узачак. Конференция программасы пленар утырыш, тематик секцияләр һәм дискуссия түгәрәк өстәлләре үткәрүне күздә тота. Конференциянең пленар утырышы Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында булачак.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.
Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр: