Фәнни-популяр лекцияләр, акыллы интерактивлар һәм мавыктыргыч күңел ачулар. Казанда “Эко-төн” узачак

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Табигатьнең кайсы уникаль кадрлары фото-тозакка эләгә ала? Дөньяны велосипед белән кем урап кайткан? Математика экологиясе нәрсәне өйрәнә? Бу һәм башка сорауларга җавапларны татарстанлылар 2 мартта, “Эко-төн” кысаларында белә алачак. Әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә багышланган чара Казан федераль университетының икенче уку йортында (Кремль урамы, 35)  узачак.

Чара программасында:

- Фәнни-популяр лекторий: “Экологик яктан иң чиста транспортта 21 елга сузылган сәяхәт”, “Биоцентризм – хәзерге заманның дөньяга карашы яки утопия”, “Җир тирәли космик киңлекләр экологиясе”, “Экологик йорт тормышы. Хәзер башлау өчен гади лайфхаклар”, “Социаль экология: кешеләрнең бер-берсенә йогынты ясавы”, “Калдыкларны аерым җыю, – проблемалар һәм перспективалар” һ. б.;

- Укучылар өчен секция: “Экология – киләчәк һөнәрләрдә” лекциясе, “Мегаполиста экология таләпләрен кулланып, ничек яшәргә” эко-дәресе, “Формаль булмаган экологик белем бирү” практикумы, Экоквиз, Шәһәр төзекләндерү проектлары буенча төнге экскурсия;

- Акыллы күңел ачулар: “Тел өйрәнү экосистемалары” лекция-квизы, химия-экология квесты, “Начар-яхшы экология” интерактив шоу, “Эко – МАНТЫЙКЫЙ!” мультилингваль викторинасы, 3D-принтер һәм экотехнологияләр, Зоология музееның уникаль экспонатлар демонстрациясе, “Калдыклар – нуль” стенды, фәнни-популяр әдәбиятыннан күргәзмә-ярминкә һәм күп кенә башка нәрсәләр.

“Эко-төн” чарасы 17:00 сәгатьтә башлана. Анда катнашу өчен https://night.kpfu.ru/ сайтында бушлай нигездә теркәлү узарга кирәк.

“Эко-төн” “КФУда PROФән” проекты кысаларында уза. Бу белем бирү интенсивларының уникаль форматы булып тора, бер төн эчендә студентка әйләнү һәм КФУ тормышын эчтән күзәтү мөмкинлеге. Чара бер мәйданда бик күп төрле активларны берләштерәчәк: Россиянең төрле почмакларыннан килгән әйдәп баручы тикшеренүчеләр лекцияләр уздырачак, акыллы интерактивлар, мавыктыргыч күңел ачулар булачак, заманча укыту системасы һәм фикердәшләр белән танышулар көтә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International