Чаллы предприятиесенең газ-тузан тотып калу җайланмасындагы җитешсезлекләр пычратучы матдәләрнең атмосферага эләгүенә китергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары һава саклау кагыйдәләре бозылу очрагын теркәде. Шулай ук экологлар предприятиенең эшчәнлеге чик дәрәҗә рөхсәт ителгән ташландык нормативлары проектыннан һәм зарарлы (пычратучы) матдәләрне атмосфера һавасына ташлауга рөхсәттән башка гамәлгә ашырылуын да ачыклады. Ачыкланган фактлар “Атмосфера һавасын саклау турында” 1999 елның 04 маендагы 96-ФЗ номерлы федераль законның 14 һәм 30 статьяларын һәм Газ чистарту җайланмаларын эксплуатацияләү буенча гомуми таләпләрне бозу булып тора. Предприятие җитәкчесенә карата Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары РФ КоАП 8.21 ст. 3 өлеше буенча (“Газларны чистарту өчен корылмалар, җайланмалар яисә аппаратура эксплуатацияләү һәм атмосфера һавасына аның пычрануына китерергә мөмкин булган зарарлы матдәләр ташлануны тикшереп тору кагыйдәләрен бозу, яки күрсәтелгән корылмаларны, җайланмаларны яисә аппаратураны төзек булмаган хәлдә куллану”) административ беркетмә төзеде. Экологлар оешманы ике атна эчендә хокук бозу очрагын бетерү буенча кирәкле чараларны күрергә, чик дәрәҗә рөхсәт ителгән ташландыклар проектын эшләргә һәм 2018 елның 12 сентябренә кадәр ташландыкларга рөхсәтләр алырга мәҗбүр итте. Әлеге эшкә кагылышлы материалларны экологлар Яр Чаллы шәһәре судына тапшырды.
Хәзерге вакытта предприятие капиталь ремонт үткәрү һәм ГЧҖның йомык эшләү циклын урнаштыру юлы белән газ чистарту җайланмасының сыйфатын яхшырткан.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте