Россиядә гео- һәм спелеотуризмга булышлык күрсәтү концепциясе эшләнәчәк

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы гео- һәм спелеотуризмга булышлык күрсәтү концепциясен эшләячәк. Бу хакта Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Табигать саклау ведомствосы башлыгы Сергей Донской билгеләп узганча, әлеге юнәлешләр "Россиянең кыргый табигате: сакларга һәм күрергә" проектына интеграцияләнергә тиеш.  Аның сүзләренчә, бүген Россия уникаль геологик объектларга бай, алар туризмның әлеге төрен, шул исәптән халыкара дәрәҗәсендә, үстерү өчен кызыклы. Хәзерге вакытта илдә танып белүле геотуризм югары булмаган тизлектә үсә. Аның юнәлешләреннән берсе – спелеотуризм. Бүгенге көндә Рус география җәмгыяте ярдәмендә Интернет челтәрендә "Мәгарәләр" мәгълүмат-эзләтү системасы булдырылган. РГҖ беренче вице-президенты Николай Касыймов сүзләренә караганда, туризм маршрутларының сертификацияләнгән исемлеген булдыру, шулай ук спелеотуризм уздыру өчен маршрутлар оештыру максатында Россия территориясендә урнашкан мәгарәләрдән һәм җир астындагы башка урыннардан файдалану тәртибе проект нәтиҗәсенә әвереләчәк. Танып белүле спелеотуризм оештыру экскурсия объектларының статусын һәм, аларның куркынычсызлыгын зарури тәэмин итеп, туризм маршрутларын карап тотуны исәпкә алып гамәлгә ашырылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International