Бүген Казанда яшәүче балалар #ЭКОяз2018 акциясе кысаларында 100 килограмм яраксыз батарейка тапшырды

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Бүген Казанның 33 нче мәктәбендә укучылар һәм 280 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр #ЭКОяз2018 республика акциясенә кушылды. Табигать саклау чарасы кысаларында балалар яраксызланган 100 кг батарейка җыйган һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында урнашкан кабул итү пунктына тапшырдылар. 280 номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлнара Мусина билгеләп узганча, яраксызга чыккан ток чыганакларын җыю идеясе бакчага йөрүче балаларда ЭКОдәрес кысаларында барлыкка килгән. Дәресләр барышында мөгаллимнәр балаларга ташланган бер батарейканың 20 кв. м. җирне пычратуы турында сөйләгән. Җирнең әлеге өлешендә ике сукыр тычкан, бер керпе һәм бер мең яңгыр суалчаны яши алыр иде. Нәкъ шуңа күрә дә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр акцияне "Батарейка тапшырып, керпене коткар" дип исемләгән. Экоминистрлыкның Мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин чүпне аралап җыюның табигатьне саклауда әһәмиятле роль уйнавы турында билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, сортларга аерыла торган чүп-чар яңадан кулланылырга мөмкин, ә бу исә республикабызның табигый ресурсларын янга калдырырга булыша.

#ЭКОяз2018 республика акциясенә теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык кысаларында табигать саклау эшчәнлегендә (өмәләрдә, икенчел чимал җыю һәм агач утырту акцияләрендә) катнашырга кирәк.

Исегезгә төшерик, яраксызланган ток чыганаклары Казанның 30 пунктында кабул ителә. Махсус савытлар түбәндәге нокталарда урнаштырылган:

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында (Ирек мәйданы, 1),

- Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бинасында (Павлюхин ур., 75),

- Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасында (Вишневский ур., 26),

- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында (Ямашев пр., 37а),

- Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бинасында (Островский ур., 4),

- Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында (Кремль урамы, 16),

- Татарстан Республикасы буенча Җирдән файдалану өлкәсендә федераль хезмәт идарәсе бинасында (Вишневский ур., 26а),

- Казан шәһәре Торак-коммуналь хуҗалык комитеты бинасында (Кремль ур., 11),

- Казан шәһәре Башкарма комитетының "Иске шәһәр" префектурасы" муниципаль казна учреждениесе бинасында (Ш. Мәрҗани ур., 40),

- Казан ш. Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятләре бинасында (Ипподром ур., 24),

-Казанның Воровский һәм Мәскәү районнары хакимиятләре бинасында (Восстание ур., 82),

- Казан дәүләт энергетика университеты бинасында (Красносельская ур., 51),

- Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты бинасында (Зеленая ур., 1),

- Казан дәүләт медицина университеты бинасында (Бутлеров ур., 49),

- Идел буе экология компаниясе бинасында (Г.Кутуй ур., 160),

- "Транзит Сити" компаниясенең АЗС бинасында (Имәнлек ур., 8а),

- ИТ-парк бинасында (Петербург ур., 52),

- "Тандем" сәүдә-күңел ачу комплексы бинасында (Ибраһимов пр., 56),

- "Корстон" кунакханәле сәүдә-күңел ачу бинасында (Н.Ершов ур., 1а),

- "Южный" сәүдә-күңел ачу үзәге бинасында (Җиңү пр., 91),

- "Савиново" сәүдә үзәге бинасында – "Карусель" кибете (Ямашев пр., 93),

- "Порт" сәүдә үзәге бинасында (Оренбург тракты, 158а),

- "Франт" сәүдә үзәге бинасында (Фучик ур., 90),

- "Проспект" сәүдә үзәге бинасында (Җиңү пр., 50а),

- "Бәхетле" кибетләре биналарында (Павлюхин ур., 57, Ямашев пр., 71а, Оренбург тракты, 22а),

- "Леруа Мерлен" кибетләрендә (Әмирхан пр., 3, Оренбург тракты, 174),

- "Зельгрос" гипермаркеты бинасында (Мамадыш тракты, 32)

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International