Санитар-экологик икеайлык кысаларында Түбән Камада 270 чакрымнан артыграк озынлыкта булган 29 урамны тәртипкә китерәчәкләр. Бу хакта Түбән Кама районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Беренче күләмле табигать саклау акциясе 11-12 апрель көннәрендә узачак. Бу көннәрдә Түбән Камада газоннарда кар таратылачак һәм каймалар буйларында бозлар ватылачак, шулай ук шәһәр территориясеннән чүп-чар җыеп алыначак. 18-19 апрель көннәрендә "генераль өмә"нең икенче этабы узачак, аның кысаларында массакүләм өмәләр һәм урамнарны чүп-чардан чистартуга багышланган акцияләр узачак. 25-26 апрельдә Түбән Кама территориясен төзекләндерүгә багышланган тагын бер гомумшәһәр чарасы узачак. Бу көннәрдә скверлар һәм парклар, урамнар чистартылачак, агачлар, каймалар, урамны яктыртучы баганалар агартылачак. Шулай ук санитар-экологик икеайлык кысаларында Түбән Камада яшь агачлар һәм куаклар утыртылачак.
Табигать саклау чараларында теләге булган һәркем катнаша ала. Кирәкле инвентарьны яшәү урыны буенча идарәче компаниядән алырга була. Төгәлрәк итеп 39-48-75 телефоны буенча белешергә була.
Исегезгә төшерик, 1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китте. Җәй башланганчыга кадәр республика территориясе халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган торышка китереләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте