Чаллы предприятиесе атмосфера һавасын саклау буенча барлык таләпләрне үти. Оешмада хәзерге вакытта буяу урыннары атмосфера һавасына булган зарарлы (пычратучы) матдәләрне тотып кала, зарарсызландыра, кыскарта (юкка чыгара) торган системалар белән җиһазландырылган. Газчистарту җайланмасы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсендә теркәлгән.
Элегрәк, Экология министрлыгы инспекторлары билгеләгәнчә, оешмада яңа буяу линияләре гамәлгә кертелгән, алар чыгарыла торган газларны чистарту җайланмалары белән җиһазланмаган булган. Нәтиҗәдә экологлар оешмага табигать саклау законнарындагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү биргән. Хәзерге вакытта предприятие үз эшчәнлеген атмосфера һавасын саклау буенча барлык кагыйдәләрне үтәп тормышка ашыра.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте