"Имин әйләнә-тирәлек булдыру эшендә берләшү". Александр Шадриков санитар-экологик икеайлык уздыру турында сөйләде

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында республикада санитар-экологик икеайлык уздыруга багышланган брифинг узды. Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков журналистларның сорауларына җавап бирде. Министр билгеләп узганча, икеайлык старт алганчыга кадәр барлык муниципалитетларда, табигать саклау ведомстволарында һәм республиканың күзәтчелек органнарында оештыру әзерлеге башкарылган, коммуналь техниканың һәм полигоннарның әзерлеге тикшерелгән. Ай башыннан бирле тиешле барлык ведомстволар көчәйтелгән эш режимына күчкән. Хокук бозуларны оператив ачыклау максатларында территорияләрне авиа ярдәмендә тикшерәчәкләр, тимер юллар һәм аларга янәшә урнашкан территорияләрне комиссия караячак, шулай ук халык белән дә эшләячәкләр. Футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру урыны буларак, Казанны төзекләндерүгә махсус игътибар биреләчәк.

Быелгы яңалыклар арасында – "Халык контроле" системасына кертелгән үзгәрешләр. Калдыкларның законсыз урнаштырылу фактларын фотога төшереп, хәзер ВУЗ һәм ССУЗ студентлары да җибәрә алачак. Волонтер һәм ирекле зат елында республиканың барлык муниципаль районнарында экологик хәрәкәтләрне тормышка ашыру планлаштырылган. "Безнең бурыч – имин әйләнә-тирәлек булдыруда бердәм булу һәм көчләрне активлаштыру. Иҗтимагый оешмаларга һәм республика халкына ярдәм күрсәткәндә без үзебезнең табигатьне саклаячакбыз һәм республика файдасына югары нәтиҗәләргә ирешәчәкбез", – дип ассызыклады экология министры.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International