Гаебе расланды. Самараның Арбитраж апелляция суды экологларның "Стройкома" гамәлләренең законсыз булуына бәйле карарын хуплады

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Самараның Унберенче арбитраж апелляция судында каралган эш Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарын гамәлдән чыгару белән төгәлләнде. Әле сентябрь аенда ук Экоминистрлык инспекторлары Әлмәт районында җир асты байлыкларыннан законсыз файдалану фактын билгеләде. Экологлар исәпләп чыгарганча, лицензиясез табу нәтиҗәсендә 739,2 м3 күләмендә гомумтаралган файдалы казылма (вак таш) тартып алынды. Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен хокук бозучы РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. 800 мең сум күләмендә штраф салынды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары карары белән "Стройком" риза булмады, Татарстан Республикасы Арбитраж судына шикаять белән мөрәҗәгать итте. Үз чиратында, Экология министрлыгы кассация шикаяте белән Самара шәһәренең Унберенче арбитраж апелляция судына мөрәҗәгать итте, соңгысы Арбитраж суды тарафыннан элегрәк чыгарылган карарны юкка чыгарды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International