Чисталык, табигать һәм туган төбәк. Татарстанның мәктәп укучылары "Мин авылны сайлыйм" конкурсында кеше белән әйләнә-тирәлекнең үзара бәйләнеше турында фикер алышты

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

"Мин авылны сайлыйм, димәк, чисталыкны һәм табигатьне сайлыйм". Яшел Үзән районы Коргуҗа мәктәбендә укучылар шулай саный. Туган төбәк территориясен саклау буенча үзләренең идеяләрен алар мәктәп укучыларының "Мин авылны сайлыйм" VIII фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре республика конкурсы кысаларында җиткерде. Чарада 100дән артык Татарстан укучысы катнашты. "Туган төбәкнең экологиясе һәм табигатьтән файдалану" секциясе иң актив һәм нәтиҗәле чараларның берсе булды. Катнашучылар табигать объектларының уникальлеген чагылдыра һәм халыкны мондый гүзәллекне сакларга чакыра торган социаль плакатлар күрсәтте. Мәктәп укучыларының эшләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары бәяләде. ҮТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов билгеләп узганча, мондый чаралар үсеп килүче буынга туган төбәкнең табигый байлыкларын тирәнрәк өйрәнергә һәм экологик культураны арттырырга ярдәм итә. Аның сүзләренә караганда, ЭКОкультурасы тиешле дәрәҗәдә булган кеше табигать ресурсларына һәрчак сакчыл карашта булачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International