Татарстан Республикасында экологик икеайлык уздыру кысаларында "ЭКОяз2018" конкурсы игълан ителде. Ул түбәндәге номинацияләр буенча уза:
- “Экомәктәп”;
- “Экогаилә”;
- “Экопредприятие”;
- “Экобакча” (балалар бакчалары өчен).
#ЭКОяз2018 акwиясе кысаларында чараларда катнашу/аларны уздыру өчен территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту чараларында, агач утырту, чүпне аралап җыю, сыерчык оялары әзерләү эшләрендә, шулай ук экология дәресләрендә катнашырга кирәк. Фото/видеоматериалларны, ММЧ басылып чыккан мәкаләләрне, раслый торган бүтән документларны үз районыңдагы Башкарма комитет адресына җибәрергә кирәк. Заявкада чараны уздыруның актуальлеген (яңалыгын, максатларга һәм бурычларга туры килүен, нәтиҗәсен, күләмен), анда катнашучылар санын, активлыгын, инициативлыгын, җәмгыятьнең җәлеп ителүен, чараның ММЧда мәгълүмати яктыртылуын күрсәтергә кирәк. Район турын уңышлы узган катнашучылар республика этабына узачак. #ЭКОяз2018 йомгаклары буенча иң актив катнашучылар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан бүләк алачак.
Барлык сораулар белән түбәндәгечә мөрәҗәгать итәргә була:
- телефон буенча: 88432676811 (Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара багланышлар бүлеге),
- электрон почта аша: Y.Shigapova@tatar.ru яки Olga.Artemeva1@tatar.ru
Исегезгә төшерик, быел икеайлык #айдавыходи шигаре белән уза. Барлык яңалыкларны, фотоларны һәм видеоны социаль челтәрләрдә #эковесна2018 хештегы белән табарга була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте