Сулыкларны җыештыру буенча "Вода России" россиякүләм акциясе старт алды, ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чараның оештыручысы булып Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тора. Татарстан әлеге акциягә кушылачак, шуның кысаларында "Сулыкларны чистарту көннәре" узачак. Аларда теләге булган һәркем катнаша алачак. Экологик чара инде гореф-гадәткә әйләнде һәм ел саен, ТРда Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге белән берлектә, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан уздырыла. Акция кысаларында яр буе полосаларын һәм төбәгебездәге су объектларының төпләрен чистарту буенча өмәләр узачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте