Казансу һәм 1000 кв. м. артык урында туфрак пычранган. ҮТИ инспекторлары административ эш кузгатты

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары "Борисоглебское" аэродромы янәшәсендә агынты ташлануын, ахыр чиктә аның Казансу елгасына килеп эләгү фактын ачыклады. Рейд барышында билгеләнгәнчә, 1000 м2 артык урында туфрак канализация агынтылары белән пычранган. Агынты суның химик анализын бәяләү һәм пычрану дәрәҗәсен бәяләү максатында Махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре әлеге урында судан һәм туфрактан пробалар алды. ҮТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта административ эзләтү эше кузгатылган, канализация челтәрләренең кем балансында торуын ачыклау эше алып барыла. Гаепле затларны РФ КоАП 8.1 ст. ("Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка төр объектларны эксплуатацияләгәндә экология таләпләрен үтәмәү"), РФ КоАП 8.6 ст. ("Җирләрне бозу"), 8.45 ст. ("Су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык һәм бүтән объектларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләм белән капланудан һәм суның саегуыннан саклауны тәэмин итә торган корылмалар белән җиһазлар буенча таләпләрне үтәмәү") нигезендә җәза көтә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International