Табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре Саба һәм Теләче районнарда яшәүчеләрне консультацияләде

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген республиканың Саба һәм Теләче районнарында гражданнарны кабул итү барышында әйләнә-тирәлекне саклау һәм гомумтаралган файдалы казылмалардан шәхси ихтыяҗлар өчен файдалану тәртибе турында мәсьәләләр күтәрелде. Халык сорауларына Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов, ТР Экоминистрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Радик Шагиәхмәтов җавап бирде. Кабул итү барышында экологик законнар буенча консультацияләр бирелде, барлык мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар җиткерелде. Министр урынбасары Радик Гайнетдинов табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалануны чикләү, сулыкка, туфракка пычратучы матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату) турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин булуы хакында искәртте:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

WhatsApp өстәмә элемтә каналы аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International