Экология мәсьәләләре белән мавыгучы татарстанлылар "Экотрадиция 2018" халыкара конкурсында катнашу өчен чакырыла. Уздырыла торган конкурсның максаты – табигатьтән файдалану мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән экологик гореф-гадәтләрне популярлаштыру. Видеопрезентация яисә видеоролик рәвешендә тапшырылган эштә конкурста катнашучылар үзләренең экологик гореф-гадәтләре турында сөйләргә тиеш. Видеоның озынлыгы 3 минуттан артып китәргә тиеш түгел.
Калдыкларга икенче гомер бирү һәм кышлаучы кошларга булышу. Арча районының Наласа мәктәбендә укучылар шул максат белән ЭКОҗимлекләр әзерләү буенча пилот проектын тормышка ашыра. Мәктәп укучылары беренче адымнарны ясаган инде: әзерләү ысулларын, материалларның төрләрен өйрәнгәннәр, шулай ук кош оясының беренче үрнәген дә ясаганнар. Җимлек ясау өчен чимал булып тукыма калдыклары, пластиктан ясалган канистра, бер файдаланыла торган савыт-саба һәм кәгазь хезмәт иткән. ЭКОэшләнмәләр ясау буенча мәктәп укучылары идеясен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре дә хуплады.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре, Вахитов районының Подлужная урамында законсыз ташланган кар чүплеге ачыкланды. Рейд барышында ачыкланганча, урамнарны җыештырудан барлыкка килгән кар Казансу елгасы ярында ук – шәһәр сулыгыннан 30 метр ераклыкта бушатылган, бу исә ярамаслык хәл, дип аңлата экологлар.
100 мең сум күләмендәге штрафны билгеләнгән чорда түләргә туры киләчәк. Татарстан Республикасы Югары суды Арчаның "МетРесурсА" оешмасына карата оешма территориясендә калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырган өчен шундый карар чыгарды. Табигать саклау законнарын бозу очрагы 2017 елның җәендә вертолет белән күзәтү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланды.
Экологик хокук бозуны кылган өчен Нефть каласының "Коралл" компаниясе Әлмәт шәһәре суды карары белән гаепле дип танылды. Оешма төзелеш калдыкларын Әлмәттә санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырган. Территориядә 100 квадрат метр мәйданда законсыз урнаштырылган чүп өемен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары теркәде.
1,2 миллион сум күләмендә штраф һәм җирне мәҗбри тәртиптә рекультивацияләү. Балчык белән законсыз эш иткән өчен "Лениногорскнефтьстрой" оешмасы шундый җәза үтәячәк. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы карарны Әлмәт шәһәре суды чыгарды, ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларын хуплады. 2017 елның августында Әлмәт районы буенча уздырылган рейд барышында экологлар табигать саклау законнары бозылу очрагын ачыклады.
Административ штраф күләме 400 мең сум тәшкил итә. Карьерда законсыз эш иткән өчен Бөгелмә предприятиесе шундый җәза үтәячәк. Төзүчеләр белән экологлар арасында барган бәхәсне хәл итүдә Татарстан Республикасы Арбитраж суды нокта куйды.
15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.
Әйләнә-тирә дөньяда һәм кешеләр тормышында кошларның роле турында Азнакай шәһәренең "Кояшкай" 5 нче номерлы балалар бакчасындагы нәниләр белән сөйләштеләр. Бакча тәрбиячеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә уздырган экологик дәрес барышында бакча балалары табигатьтәге канатлы дуслар турындагы белемнәре турында сөйләп күрсәттеләр.
Тәмте авылы янәшәсендә законсыз рәвештә ком алу эше алып барыла. Кама Тамагы районында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә шундый хәбәр килде. Файдалы казылмалар белән законсыз эш итү урынына оператив рәвештә экологлар килде. "Намуссыз казучы"ны "кулыннан тоту" мөмкин булды, нәтиҗәдә табигатькә зур зыян туктатылды.