Җирлек рельефы буйлап – су объектына. Кукмара районында агынты су ташлау факты ачыкланды

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына кайнар линия телефоны аша Кукмара районындагы Бура елгасына агынты су ташлануы хакында хәбәр килеп иреште. Хокук бозучыларны ачыклау өчен әлеге урынга Экоминистрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары чыкты. Карау барышында пычрату чыганагы – җирле фермалардан терлекчелек калдыклары булуы ачыкланды, алар кар эрүдән барлыкка килгән су белән бергә су объектына эләгә иде. Лаборатория белгечләре агынтыдан һәм табигый судан пробалар алды. Әлеге очрак буенча РФ КоАП 8.13 ст. ("Су объектларын саклауга карата аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яисә) саегуына китерергә мөмкин булган таләпләрне бозу") нигезендә административ эзләтү эше башланды.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин: (843)267-68-67 кайнар линия телефоны аша, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша, WhatsApp өстәмә элемтә каналы аша +79872169779 номерына, шулай ук хәбәрне "Халык контроле" системасына да җибәрергә була, мәгариф учреждениеләрендә укучылар өчен "Мәктәп эко-патруле" дигән махсус телефон программасы эшли. Моннан тыш, табигать саклау законнары бозылу турында фото яисә видео теркәп җибәрелгән оператив мәгълүматлар өчен гражданнарга акчалата түләүләр дә гамәлгә ашырыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International