"Авиаочыш – табигать сагы бозылуны ачыклауда нәтиҗәле метод". Бүген экология министры республика территориясен тикшерде

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков вертолет белән республика территориясен карап чыкты. Буа, Чүпрәле, Алексеевск, Яңа Чишмә, Аксубай, Апас, Тәтеш, Югары Ослан, Чистай районнары инспекцияләнде. Барлыгы 87 чүплек урыны ачыкланды. Министр билгеләгәнчә, санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле санкцияләнмәгән рәвештә чүплек урнаштырылган 209 урын ачыкланды, шуларның зур өлеше – авиаочыш нәтиҗәсендә.

"Табигать саклау ведомстволары, күзәтчелек органнары һәм муниципаль районнар белән берлектә тулаем алганда республика буенча 764 хокук бозу очрагы ачыкланды, 441 беркетмә төзелде. 165 законсыз чүплек урыны бетерелде. Авыр үтеп керә торган территорияләрдә чүпләнгән урыннарны ачыклау максатында ай башыннан бирле республиканың 17 муниципаль районы территориясе очыш ярдәмендә тикшерелде. Дөнья чемпионаты объектларына, туристлык маршрутларына, сәнәгый мәйданчыкларга, гражданнарның массакүләм ял итү урыннарына, су саклау зоналарына аеруча зур игътибар бирелә", – дип хәбәр итте Александр Шадриков. Ул билгеләп узганча, республиканы тиешле санитар-эпидемиологик торышка китерү эшендә халык актив ярдәм күрсәтә. "1 апрельдән башлап иҗтимагый кабул итү системасына 211 мөрәҗәгать килде. Даими рәвештә өмәләр һәм җыештыру эшләре башкарыла, 51 меңнән артык кеше җәлеп ителде. Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре тарафыннан автомобиль юллары полосаларыннан 1500 кубометр тирәсе каты көнкүреш калдыклары җыеп алынды, муниципаль берәмлекләр тарафыннан 52 мең м3 артык чүп-чар чыгарылды", – дип билгеләде табигать саклау ведомствосы башлыгы.

Очыш нәтиҗәләре буенча муниципаль районнар белән берлектә җитешсезлек очракларын бетерү чаралары уздырылачак. Хокук бозучыларга карата административ чаралар күреләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International