Гаеплеләр табылды. Казансуга агынты ташлау буенча хокук бозу очрагы актив рәвештә бетерелде

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Агынты су ташлауга чик куелды. Канализация челтәрләрен баланста тотучы "Водоканал" МУП тарафыннан төне буе авария аркасында барлыкка килгән нәтиҗәләрне бетерү эшләре алып барылды. Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары шушы көннәрдә җирле халык мөрәҗәгате нигезендә хокук бозу очрагын теркәде. Рейд барышында билгеләнгәнчә, 1000 м2 артык урында туфрак канализация агынтылары белән пычранган иде.

Гаепле затлар РФ КоАП 8.1 ст. ("Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка төр объектларны эксплуатацияләгәндә экология таләпләрен үтәмәү"), РФ КоАП 8.6 ст. ("Җирләрне бозу"), РФ КоАП 8.42 ст. ("Су объектының яр буе саклык полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын яки эчә торган су һәм хуҗалык-көнкүрешне су белән тәэмин итә торган су чыганакларын санитар саклау зонасы территориясендә хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру режимын бозу") нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International