2018 елның 27-28 апрель көннәрендә Якутскиның М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университетында яшьләрнең "Геофәннәр: проблемалар, казанышлар һәм үсеш перспективалары" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе булачак. Чарада студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр катнашачак.
Конференциядә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- Геология һәм геологик тирәлекне өйрәнү методлары;
- География: климат һәм экологик проблемалар;
- Гидрология, гидрогеология, инженер-геология һәм геокриология;
- Файдалы казылмаларны разведкалау техникасы һәм технологиясе;
- Перспективалы геотехнологияләр һәм яшәеш иминлеген тәэмин итү;
- Икътисад, оештыру һәм идарә итү;
- Җылылык һәм электр энергетикасы;
- Проектлау һәм тау-төзелеш эшләре.
Конференция йомгаклары буенча докладлар җыентыгы бастырып чыгарылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте