Иртәгә Саба һәм Теләче районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

19 апрельдә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Радик Гайнетдинов һәм Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов Саба һәм Теләче районнарында гражданнарны кабул итәчәк. 10.11 сәгатьтә халык белән очрашу Саба районы хакимияте бинасында узачак, түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы ш.т.п., Г.Закиров ур., 52. Кабул итүгә телефон аша языласы: 8(84362) 2-31-44.

Теләче районында гражданнар 13.00 сәгатьтә хакимият бинасында кабул ителәчәк, түбәндәге адрес буенча: Теләче авылы, Ленин ур., 46. Кабул итүгә телефон буенча язылырга мөмкин: 8(84360) 21-1-83.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International