БАТАРЕЙКА ТАПШЫР! Зәй районы активистлары яраксызланган ток чыганакларын җыю буенча экопроект башлап җибәрде

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Экологик проблемаларга яшьләрнең игътибарын җәлеп итү һәм аларны табигатебезгә карата сакчыл карарга өйрәтү. Зәй муниципаль районындагы "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте активистлары шушы максат белән "Батарейка тапшыр" ЭКОпроектын башлап җибәрде. Беренче кабул итү пунктларын Яшьләр эшләре идарәсендә һәм Зәй политехника көллиятендә урнаштырганнар. Контейнерлар тулгач, яраксызланган ток чыганаклары эшкәртү һәм утильләштерү үзәкләренә озатылачак.

Һәркемгә белергә кирәк! Батарейкаларда кургаш, цинк, терекөмеш, никель, кадмий, марганец бар һәм, болар әле – авыр металларның тулы исемлеге түгел. Яраксызланган ток чыганагы беренче куркынычлылык классына карый. Әйтик, бер бармакчалы батарейка 20 кв. м. җирне пычрата һәм 400 л. артык суны агуларга сәләтле. Авыр металлар организмда туплану үзлегенә ия һәм сәламәтлеккә зыян китерә ала. Состав элементларына аерылган батарейкалар яңаларын әзерләү өчен җибәрелә, бу исә чималны һәм энергияне сакларга, әйләнә-тирә мохитне зарарлы һәм куркыныч калдыклардан сакларга ярдәм итә. Эшкәртүе мөмкин булмаган очракта элементлар куркынычсыз рәвештә утильләштерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International