Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алган көннәрдә Ык буе территориаль идарәсе коллективы ветераннарны котлады, алары, үз чиратында, сугыш елларына кадәрге тормыш хәлләре һәм Бөек Ватан сугышында язмышларының ни рәвешле үзгәрүе хакында хатирәләр белән уртаклашты.
Биектау районы территорияләрен очыш барышында күзәткәндә экологлар тарафыннан ачыкланган чүплек урыннары оператив рәвештә тәртипкә китерелгән. Яңа Шигали авылы белән Пановка авылы арасында ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары гомуми мәйданы 35 кв. м. булган өч чүплек урынын теркәде. Биектау авыл җирлеге тырышлыгы белән, махсус техниканы җәлеп итеп, әлеге территория тиешле санитар-экологик торышка китерелде. Барча калдыклар да каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылды.
11 май көнне 10.00 сәгатьтә Лениногорск ш. Башкарма комитетында (Кутузов ур., 1 й., 12 каб.) гражданнар кабул ителәчәк. Табигать саклау законнары буенча Татар табигать саклау районара прокуроры – юстициянең өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – Фаяз Шакиров, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов консультацияләр бирәчәк.
Телефон буенча алдан языласы: 8(8553) 33-03-26, 8-917-241-90-81
Республикада метрология өлкәсендә кимендә 3 ел дәвамында эшләүче предприятиеләрнең һәм оешмаларның хезмәткәрләре "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" конкурсында катнашу өчен чакырыла. Конкурс метрологларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, аларның квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри компетентлылыгын үстерү максатларында уздырыла.
Бөек бәйрәм – Җиңү Көне уңаеннан Әлмәттә 480 данә күләмендә өрәңге һәм юкә үсентесе утыртылды. Яшеллек утырту буенча экология акциясендә Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчеләре, Татарстан Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.
Бүген вертолет белән тикшерү барышында табигать саклау законнары бозылуның 214 очрагы ачыкланды. Чистай, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Тукай, Алабуга, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре территорияләрен карау буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков уздырды. Ачыкланган фактлар арасында – калдыкларны законсыз урнаштыру урыннары, су объектларына агынты агызу, гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз алу очраклары.
Мамадыш шәһәрендә калдыкларны аерым туплау программасына старт бирүгә багышланган "Яшел урам" экологик акциясе узды. Табигать саклау инициативасына тантаналы старт бирү чарасында ТР ДС Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР Экоминистрлыгының Чулман территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров, "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова катнашты.
Татарстанның "Яшел планета" төбәк бүлеге активистлары шундый шигарь белән ерак сәяхәткә – "Руский Север" илкүләм паркына юл тотты. Махсус сакланучы территория – "Русский Север" илкүләм паркы Вологодск өлкәсендә 1992 елда барлыкка килә һәм Вологодскидагы күл буеның уникаль табигый комплексларын һәм төбәкнең бай тарихи-мәдәни мирасын саклау өчен хезмәт итә.
Лениногорск шәһәрендәге территорияне чүпләгән өчен Казан компаниясенә 100 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан очыш барышында экологик таләпләрне бозып, кара металл калдыкларын саклау факты ачыкланды. Экологлар билгеләгәнчә, кабул ителгән барча ломны предприятиедә ачык урында саклаганнар, әвеслекләр һәм явым-төшем суларын агызу челтәрләре юк. Җитештерү калдыклары белән чүпләнгән территориянең мәйданы 32 кв. м. тәшкил итә.
Буа шәһәренең "Әкият" гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасында илнең төп елгасы – Идел турында сөйләштеләр. Педагоглар белән берлектә бакча балалары экологик бәйрәм әзерләгән иде.