Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков очкыч ярдәмендә республиканың муниципаль районнарындагы кырларны карап чыкты. Табигать саклау законнары бозылуын ачыклау максатында Чистай, Әлмәт, Сарман, Түбән Кама, Алабуга районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре территорияләре тикшерелде. Барлыгы 53 хокук бозу очрагы ачыкланды, алар арасында: калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру, файдалы казылмаларны законсыз чыгару, агынты су ташлау фактлары.
Барлык хокук бозуларны оператив бетерү һәм гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту максатында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары тарафыннан җир кишәрлекләре милекчеләрен билгеләү эше алып барыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте