Укыту эшен экология призмасы аша. Бүген Минзәләнең 1 номерлы мәктәбендә экология көне узды. Район башлыгы Айдар Сәлахов катнашында мәктәп укучылары туган төбәк үзенчәлекләрен өйрәнде, ТР Экоминистрлыгының Чулман буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Владимир Мозаффаров җитәкчелегендә калдыкларны аерып җыю принциплары һәм аларны утильләштерү ысуллары белән танышты.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Баулы районының 7 номерлы "Колокольчик" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән чүпне аралап җыю кагыйдәләре турында сөйләште.
"Экояз-2018" табигать саклау акциясе кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар 140 кг яраксыз батарейка җыйган. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән берлектә яраксызланган ток чыганакларын җыю эшенә 5 мәктәпкәчә тәрбия учреждениесендә: Яшел Үзән районының катнаш төрдәге 1 номерлы "Карлыгач" балалар бакчасында, гомуми үстерү төрендәге 20 номерлы "Чыршыкай" балалар бакчасында, гомуми үстерү тибындагы 7 номерлы "Чебурашка" балалар бакчасында, катнаш төрдәге 13 номерлы "Гусельки" балалар бакчасында һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 297 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да катнашкан.
Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 1301 мөрәҗәгать килде. Шулардан 498 мөрәҗәгать "Мәктәп эко-патруле" телефон программасы аша, 292 – "Халык контроле" системасыннан, 250 мөрәҗәгать WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары аша алынды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 261 мөрәҗәгать алынды.
Әйләнә-тирәне мониторинглау эше ничек уздырыла? Пробаларга анализ ясау өчен экологлар нинди җайланмалардан файдалана? Шушы һәм башка күп кенә кызыксындырган сорауларга бүген Арчаның 6 номерлы мәктәбендәге 8 сыйныф укучылары җаваплар тапты.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Түбән Каманың берьюлы өч мәйданчыгында табигать саклау акцияләре узды. Шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү чараларында шәһәр хакимияте җитәкчеләре, суд хезмәткәрләре, идарәче компанияләрнең вәкилләре, ТР Экоминистрлыгының Чулман аръягы идарәсе белгечләре, Түбән Кама урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Түбән Камадагы барча вузлардан һәм ссузлардан студентлар катнашты.
ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан узган елның ноябрендә үк 1770 кв. метр мәйданда кара металл калдыкларыннан чүплек өеме ачыкланган иде. Әйләнә-тирәлек өчен куркынычлы калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә предприятие тарафыннан 827,7 кв. метр туфракны нефть продуктлары белән пычратуга юл куелган.
12 май көнне, Россиядә билгеләп үтелә торган Экологик белем көне кысаларында, Яр Чаллыда шәһәрнең "Экояз" экологик фестивале булачак. 13.00 сәгатьтә Ипподром территориясендә экологик мастер-класслар, ярминкә, ат-спорт мәктәбе буенча шоу, экохәрәкәтләрдән чыгышлар һәм уеннар узачак. Фестивальне уздыру максаты шәһәрдә яшәүчеләрне туган төбәк табигатен өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итүдән, экологик мәсьәләләргә катнашу буенча җаваплылык хисен үстерүдән, чүпне аралап җыю һәм экологик яшәү рәвеше турындагы идеяләрне популярлаштырудан гыйбарәт.
15 майдан 14 августка кадәр Казанда "Яшел маршрут" россиякүләм конкурсы узачак. Конкурсның читтән торып уздырыла торган этабында катнашу өчен 7-15 кешелек составтагы командаларга экологик сукмак сайларга, маршрутның тарихи әһәмияте турында белешмә төзергә һәм аны популярлаштыру турында тәкъдимнәр тапшырырга кирәк. Материаллар TURDOBRA@yandex.ru электрон почтасына 15 июньгә кадәр җибәрелә.
Хөрмәтле ветераннарыбыз, тел хезмәтчәннәре, республика халкы!
Ихлас күңелдән Сезне Бөек Бәйрәм – Җиңү Көне белән тәбрик итәм!