«Бородск күле ярын койма белән әйләндереп ала башладылар. Законлымы бу?» – Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына «Домостроитель» бакчачылык ширкәте бакчачыларыннан шундый күмәк мөрәҗәгать килде. Урынга чыгып уздырылган тикшерү барышында гомуми файдаланудагы яр буйларының законсыз яулап алынуы расланды. Дәүләт инспекторлары территорияне киртәләү буенча хәзерлек эшләрен, күлнең су саклау зонасында тимер баганалар урнаштырылуын теркәде. «Су кисеменнән баганаларга кадәр аралык 5-10 метрга җитә, ә РФ Су кодексы нигезендә яр буеның 20 метры һәркемгә ирекле файдалану мөмкинлеген бирергә тиеш, - дип аңлатты экологлар.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе белгечләре җир кишәрлегенең милекчесен билгеләде. Юридик зат адресына табигать саклау законнарын бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде. Кишәрлектә төзелеш алып бару очрагында, әлеге гамәлләр административ хокук бозу составын тәшкил итә, аның өчен РФ КоАП 8.12.1 статьясы буенча җаваплылык күздә тотыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте