Казанда А.И.Щеповских ис. «Индустриаль экология һәм куркынычсызлык» ХIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Бүген Казан ярминкәсенең «Кама» конференцияләр залында Анатолий Иванович Щеповских исемендәге «Индустриаль экология һәм куркынычсызлык» ХIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Татарстанның беренче әйләнә-тирәлекне саклау министры истәлегенә багышланган чараны Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрә. Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстанның һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең фәнни экологик җәмәгатьчелек һәм эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләрен сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт хакимияте, бизнес һәм җәмәгатьчелек ягыннан экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә даими игътибар җәлеп итү бу өлкәдә җыелган мәсьәләләрне уңышлырак хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. «Соңгы елларда уздырылган конференцияләр үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте – экологик куркынычсызлык һәм табигатьтән рациональ файдалану мәсьәләләрен хәл итүдә сәнәгатьнең, шулай ук фәннең төрле тармак белгечләренең хезмәттәшлек итүенә ярдәм итте», - дип ассызыклады Александр Шадриков.

Инновацияле технологияләрне, әйләнә-тирә мохитне саклау җайланмаларын, җитештерү объектларында әйләнә-тирәлеккә пычраткыч матдә чыгаруны һәм аларны агызуны өзлексез тикшереп тору системасын кертү, шулай ук нефть-газ химиясе кластерында технологик системаларның куркынычсызлыгын, ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыру XIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциядә фикер алышуның төп темалары булды. Фәнни докладлар белән Россия Федерациясенең Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге галимнәр һәм гамәлчеләр чыгыш ясады. «Индустриаль экология һәм куркынычсызлык» XIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе йомгаклары буенча иң яхшы доклад авторы дипломнар һәм А.И.Щеповских исемендәге истәлекле медальләр белән бүләкләнде.

Анатолий Иванович Щеповских исемендәге «Индустриаль экология һәм куркынычсызлык» XIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе эшендә Татарстан Республикасында эш визиты белән булган Министр Илья Лобов җитәкчелегендәге Омск өлкәсе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International