Кеше судан башка яши аламы? Һава ни өчен кирәк? Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакайның «Гнёздышко» 8 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен белем бирә торган чара уздырды. Дәрес барышында экологлар әңгәмә формасында балаларның игътибарын табигатьне саклау мәсьәләләрен хәл итү юлларын эзләүгә һәм туган як турында яңа белеем туплауга юнәлдерде. Идарә башлыгы Хәлил Мөстәкыймов табигый байлыклары сагында торучылар һөнәре турында сөйләде. Ведомство башлыгы территориаль ведомствоның барлыкка килү тарихы белән дә таныштырды: "ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе 1994 елда оештырылган. Аның исеме безнең район территориясендә урнашкан Чулман аръягындагы эре, күп сулы, табигать һәйкәле - Ык елгасы белән бәйле". Балалар, үз чиратында, табигатькә нинди ярдәм күрсәтә алуы турында уртаклашты. Соңыннан Министрлык белгечләре белән очрашу азагында үткәрелгән уен мәктәпкәчә яшьтәге балаларның материалны яхшы үзләштерүен күрсәтте.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте