Анатолий Иванович Щеповских исемендәге "Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык" ХIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү мәсьәләләре төп темаларның берсенә әверелде. 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап күмәргә ярамый торган җитештерү һәм куллану калдыклары исемлеге гамәлгә керә, бу хакта ТР буенча Росприроднадзор идарәсенең дәүләт экология экспертизасы һәм нормага салу бүлеге башлыгы Елена Попова хәбәр итте. Әлеге Исемлек РФ Хөкүмәтенең 25.07.2017 № 1589-р боерыгы белән расланган. Беренче 67 төрне (лом, кара һәм төсле металл калдыкларын, шул исәптән терекөмешле калдыкларны) инде 2018 елның 1 гыйнварыннан ук күмәргә ярамый.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү эшчәнлеген оештыруның яңа системасына күчү актуальлеге күп кенә докладчыларда кызыксыну уятты. Алар конференциядә катнашучыларга калдыкларны утильләштерү технологияләрен үстерү зарурлыгы булуына искәртте. "Бу эш ресурслардан сакчыл куллану һәм республикада калдыклар белән эш итүнең санлы сыйфатламаларын эшкәртелә торган калдыклар өлешен арттыру һәм күмелә торган калдыклар өлешен киметү ягына баланс үзгәртү бурычларына ирешү өчен кирәк", – дип ассызыклады экспертлар. "ЭкоСистемы" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Марат Әфләтүнов калдыкларны зарарсызландыру өчен пиролиз технологияләреннән файдалану перспективалары һәм аларны куллану буенча тупланган эш тәҗрибәсе белән таныштырды. "Сервис Тора" ҖЧҖ директоры Сергей Мотов сәнәгый тараны эшкәртү һәм утильләштерү буенча комплекслы алым турында сөйләде.
"РосРАО" ФДУП "Идел буе территориаль округы" филиалы бүлеге башлыгы Алексей Голубев предприятиенең табигый радионуклидлары артык булган нефть табу җайланмаларын газсызландыру мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул шулай ук Россия Федерациясенең башка субъектларында радиоактив калдыклар белән пычранган территорияләрне экологик савыктыру буенча эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте