Казанның үзәк урамнарының берсен чүпләгән өчен 100 мең сум. Идарәче компания штрафка тартылды

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан үзәгендәге йортка хезмәт күрсәтә торган идарәче компания калдыкларны утильләштерү йөкләмәләрен үтәмәгән өчен штрафка тартылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары экологик мониторинг барышында Калинин урасы буенча 32 нче йорт адресында территориянең чүпләнгән булуын билгеләде. Контейнерлар һәм коела торган әйберләр өчен чүп савытлары тулганлыктан, көнкүреш һәм төзелеш калдыклары контейнер мәйданыннан читтә өелгән иде. Чүпләнүнең гомуми мәйданы 24 квадрат метр тәшкил итә. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәмәгән өчен юридик зат РФ КоАП 8.2 ст.буенча җаваплылыкка тартылды. Аңа 100 мең сум күләмендә административ штраф салынды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International