Татарстанда 7 сентябрьдән 13енә кадәр урманнарда югары янгын куркынычы булуы турында игълан ителде

2018 елның 7 сентябре, җомга

2018 елның 7 сентябреннән 13енә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы (4 класслы), аерым көнбатыш районнарында урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класслы) саклана. Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә.

Табигый янгыннар килеп чыгу мөмкинлегенең югары булуына бәйле рәвештә Татарстанда яшәүчеләрне әлеге чорда аеруча игътибарлы булырга һәм янгын куркынычсызлыгы буенча кирәкле барча кагыйдәләрне үтәргә чакырабыз!

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International