Елгада – хокук бозылган. Экоминистрлык инспекторлары калдыкларны законсыз яндыру фактын ачыклады

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз яндыру фактын чикләде. Чулман елгасына рейд барышында экологлар "Эжекторный-3" комсуыргычында махсус җайланмадан башка гына чүпнең термик эшкәртелүен билгеләде. Ачыкланган факт "Атмосфера һавасын саклау турында" 04.05.99 № 96-ФЗ Федераль законның 18 статьясын ("Җитештерү һәм куллану калдыкларын саклаганда, күмгәндә, зарарсызландырганда һәм яндырганда зарарлы (пычратучы) матдә ташландыкларын җайга салу") бозу булып санала. Вазыйфаи затка карата экологлар РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзеде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International