ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

"Зәй шикәре" ААҖ иләк аша уздыру кырларын эшкәртү эше башланып китте. Ләм утырмаларын чистарту барышында барлыкка килгән сасы исне бетерү максатында предприятиедә иләк кырларына махсус матдә – флокулянт сиптерә башладылар. Реагентның тәэсир итү принцибы барысыннан бигрәк полимер чылбырларның электр зарядлары һәм каты матдә кисәкчәләренең суспензияләү буенча өслек зарядлары арасындагы алмашынуына нигезләнә.

Питрәч районының “Каенкай” балалар бакчасында урта һәм өлкән яшьтәге балар өчен “Балалар Җирне ни рәвешле коткарды” атамасы белән экология бәйрәме узды. “SОS” сигналы буенча балалар киләчәккә ярдәмгә ашыкты, анда урманнардан, күлләрдән һәм елгалардан бернәрсә дә калмаган иде.

"Бүген без Агыйдел елгасы буйлап 14 чакрым йөзәчәкбез һәм башкортларның "Шульган-Таш" тыюлыгы эшчәнлеге белән танышачакбыз", – дип сөйләде "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициядә катнашучы. Исегезгә төшерик, автоэкспедиция 1 июльдә, Яр Чаллы шәһәрендә старт алды.

26 июньнән 28енә кадәр Кырымның Саки шәһәрендә Яшь экологларның төбәкара слеты булды. Чара илнең 15 төбәгеннән: Башкортстаннан, Бурятиядән, Вологдадан, Иркутскидан, Калмыкиядән, Калугадан, Карелиядән, Түбән Тагилдан, Омскидан, Оренбургтан, Пензадан, Татарстаннан, Чиләбедән, Юградан, Кырым Республикасыннан яшь табигать сакчыларын берләштерде.


29
июнь, 2018 ел
җомга

Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе инспекторлары рейд барышында Лаеш районы территориясендә законсыз җир эшләрен ачыклады. Сокуры авылы янәшәсендә экскаватор һәм КАМАЗ ярдәмендә туфракның уңдырышлы катламын салдыру һәм икенче урынга күчерү эшләре алып барыла иде.

Бөгелмә районында Карабаш сусаклагычының яр буе полосасында торгызылган койма, ангар, агач ял йортлары сүтелде. "Коммерция оешмаларына караган корылмалар гражданнарның су объектына ирекле үтеп керә алуына комачаулый иде, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Альбина Колина. – Биредә уртак файдаланырга тиешле яр буе полосасының киңлеге елга кисеменнән 20 м тәшкил итә. Ә бу очракта исә РФ Су кодексының 6 ст. бозу турында сүз бара".

Зәй районында яшәүчеләрнең сасы ис булуга бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә Зәй шәһәре территориясендә оператив штаб булдырылды. Аның составына ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, ТР Экоминистрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов, Зәй шәһәре прокуроры Ринат Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, "Зәй шикәре" ААҖ баш инженеры Николай Бусургин керде.

1 июльдә Яр Чаллы шәһәрендә "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе башланачак. 12 иҗтимагый зат, волонтер һәм спортчы 7000 чакрымнан артык булган ерак юлга китәчәк.


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында атмосфера һавасының сыйфатына актив мониторинг эше дәвам итә. Мундиаль уздырылуга бәйле рәвештә Форд Транзит автомобиле базасындагы күчмә лабораторияләр яңа экологик-аналитик җайланма белән тәэмин ителде.

Казан шәһәренең Большие Клыки поселогында металл койма сүтелде. Яшел Алан урамы буенча төзелгән койма Нокса елгасына гражданнарның ирекле үтеп керүенә комачаулый иде. Табигать саклау законнары бозылу очракгын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары башкаланың яр буе полосаларын тикшергән вакытта теркәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International