ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Җитештерү базасы территориясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары җирләрнең нефть продуктлары белән пычрану фактын ачыклады. Куркынычлы калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә "ГК-Втормет" ҖЧҖ 86,4 кв. м. туфракның пычрануына юл куйган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында фәнни-техник совет утырышы булды. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов җитәкчелегендә утырышта катнашучылар каты коммуналь калдыкларны термик зарарсызландыру буенча планлаштырылган завод төзелешенә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләште. АГК-2 вәкилләре тарафыннан узган утырышта фәнни берлек тәкъдим иткән киңәшләрне исәпкә алып эшләп бетерелгән материаллар күрсәтелде.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары автомобильләрдән чыккан яраксыз газлардагы пычратучы матдәләр күләмен тикшерде.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Урман кодексына РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан әзерләнгән үзгәрешләрне кабул итте, дип хәбәр ителә Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында. 2018 елның 13 июлендә документ РФ Федераль Җыены Федерация Советы тарафыннан каралачак.

830 мең сум. Гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу нәтиҗәсендә "Дорожник" ЯАҖ тарафыннан табигатькә шундый зыян китерелгән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дәүләт инспекторлары 2016 елның маенда Сокуры поселогы янәшәсендә табигать саклау законнары бозылуын ачыклады.

Казан ярминкәсе күргәзмәләр үзәге территориясендә урнашкан “Россия – минем тарих” тарихи паркының ишекләре кызыксынган һәркем өчен ачык.


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Экология хезмәтендәге инновацияләр. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәләрендә "Экокүзәтчелек" программа-аппарат комплексы кертелде. Техник яңалык материалларны урында рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә һәм документлар төзү вакытын кыскарта. Планшетка урнаштырылган программа ярдәмендә дәүләт инспекторы урында акт төзи һәм хокук бозу очрагы ачыкланган очракта – административ беркетмә рәсмиләштерә. Биредә үк документ кәгазьдә чыгартыла, ә ачыкланган хокук бозу турындагы белешмәләр бердәм базага җибәрелә.

Түбән Кама районында яр буе территориясен чистартуга багышланган акция булып узды. Түбән Кама шәһәренең "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте активистлары һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре Озын күл ярларын чистарту эшендә катнашты. ПЭТ-шешәләр, кәгазь калдыклары, целлован пакетлар – боларның барысы да биредә ял итүчеләрдән калган.

1-18 яшькәчә булган яшь татарстанлылар "Төрле төсле тамчылар" Россиякүләм балалар өчен рәсем конкурсында катнаша ала. Аның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар бергәлеге арасында су ресурсларын сакчыл куллану һәм су ресурсларына карата хөрмәтле мөнәсәбәт идеяләрен популярлаштыру.

Дөньяның барлык почмакларыннан меңнән артык белгеч һәм галим тау сәнәгате өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм инновацияләр хакында фикер алышу өчен Мәскәүгә җыелачак. 2018 елның 15 сентябреннән 21енә кадәр Халыкара сәүдә үзәгендә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX халыкара конгрессы IMPC 2018  булачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International