Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы территориясендә яшел утыртмаларны кисү факты законлымы? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан коллектив мөрәҗәгать килде. Әлеге хәлгә бәйле рәвештә барлыкка килгән борчылу нәтиҗәсендә экологлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләрне тикшерү максатында әлеге урынга чыктылар. Яшел утыртмаларны кисү факты расланды. Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы директоры Юрий Горшков сүзләренә караганда, дендрарийның хуҗалык зонасында кыйммәтле һәм сирәк агач-куак төрләре булып тормаган яшел утыртмалар киселә. "РФ гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында" 2016 елның 02 маендагы 59-ФЗ номерлы федераль законның 8 статьясына таянып, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы гражданнарның мөрәҗәгатен ведомство карамагы буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына һәм ТР буенча Росприроднадзор идарәсенә җибәрде.
Билгеләп узарга кирәк, тыюлык территориясендә теләсә нинди утыртмаларны кисү фәкать тиешле рөхсәт булган очракта гына мөмкин хәл. ТР буенча Росприроднадзор идарәсе белгечләре экспертиза уздырды һәм утыртмаларның кыйммәтле булу-булмавын бәяләде. Нәтиҗәдә уңай бәяләмә чыгарылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте