ТР Экоминистрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча укулар узды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Дәүләт граждан хезмәткәрләренең коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен арттыру максатларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында семинар-киңәшмә узды. Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- керемнәр, чыгымнар турында, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру;

- дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгы һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу;

- коррупциягә каршы көрәш максатларында билгеләнгән тыюларны, чикләмәләрне үтәү һәм вазыйфаи бурычларны үтәү.

Чара барышында каралган эшчәнлек юнәлешләре буенча эшне активлаштыруга һәм коррупция күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар һәм йөкләмәләр исемлеге эшләнде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International