25 октябрь – Халыкара кәгазьдән башка бер көн

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Офиста ел дәвамында кәгазь куллану өчен 700 миллионнан артык агач таләп ителә. Ел саен һәр офис хезмәткәре 160 килограмм кәгазь калдыгы тапшыра, ә чыгартып алынганнан соң аның тарафыннан бер тәүлек дәвамында кагазьләрнең 45%ы ташлана. Әйләнә-тирәлекне саклау һәм кәгазь белән эш итүнең рациональ ысуллары турында халыкка мәгълүмат җиткерү максатында бөтен дөньяда "Кәгазьсез көн" акциясе уздырыла. Аны оештыручылар кешеләрне көнкүрештә һәм җитештерү тармагында максималь рәвештә кәгазь продукциясеннән башка эш итәргә чакыра. 

Беренче мәртәбә әлеге акция 2010 елда AIIM ассоциациясе тарафыннан уздырыла. Нәкъ шул вакыттан башлап чараны ел саен октябрьнең 4 нче пәнҗешәмбесендә үткәрә башлыйлар.

Кәгазь куллануны киметү буенча берничә киңәш:

- документларны кәгазьдә чыгартмыйча, электрон вариантында тикшерегез;

- кәгазь чүбен ташламагыз, ә эшкәртү өчен макулатура кабул итү пунктларына тапшырыгыз;

- бастырып алу таләп ителсә, аны кәгазьнең ике ягыннан да башкарыгыз;

- иске китапларны ташламагыз: аларны китапханәләргә яки танышларыгызга тапшырыгыз, аларга кирәгрәк булуы ихтимал.

Кызыклы факт: 1 тонна кәгазьне янга калдырып, 17 агачны, 26000 литр суны, 4000 кВт электр энергиясен һәм 240 литр ягулыкны сакларга мөмкин.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International