"Иң зур яшенле яңгыр болытларының калынлыгы 16 км җитә. Ул Җирдәге иң биек Эверест тавы биеклегеннән ике мәртәбә зуррак дигән сүз, ә елдырма 1 секунд эчендә 140000 км араны узарга мөмки", – дип сөйли башлады ТР Экоминистрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре явым-төшемнәр турында. Алар Буа шәһәренең "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Явым-төшемнәр турында" эко-дәресен уздырды. "Болытлар исәбе-хисабы булмаган вак су тамчыларыннан һәм боз кристалларыннан тора", – дип аңлатты экологлар балаларга. Шулай ук алар балаларга кар, яшенле яңгыр һәм боз яву күренешләре турында да сөйләде. Балалар табигать саклау ведомствосы белгечләрен зур кызыксыну белән тыңлады, шулай ук табигать белеме өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәтте. Дәрес азагында экологлар балаларга аларның һәркайсының табигатьне саклау өчен нәрсә эшли алуы турында сөйләде: табигать ресурсларына экономияле карарга: суны һәм кәгазьне бушка сарыф итмәскә, үсемлекләрне өзмәскә һәм агачларны сындырмаска.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте