Бүген Каманың су ресурслары 6600 сазан маймычына баеды. Түбән Кама районының Красный Ключ поселогында елганы балыкландыру акциясе узды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, республиканың табигать саклау структуралары җитәкчеләре катнашты. Чараның химаячесе Идел елгасын һәм аның кушылдыкларын савыктыру буенча дәвамлы федераль программасын тормышка ашыру кысаларында "ТАНЕКО" АҖ булды.
"Бу мәрхәмәтле эш, мондый чаралар бездә барча республика территориясендә уза. 2017 ел йомгаклары буенча гына да Татарстан сулыкларына 26 млн сумлык балык җибәрелде. Безнең өчен, барыннан элек, сулыкларыбызның флорасын һәм фаунасын саклау мөһим. Мин ышанам, бу әле башы гына һәм бездәге калган сәнәгать предприятиеләре өчен дә яхшы үрнәк булып хезмәт итәчәк", - дип билгеләде Александр Шадриков.
Уртача авырлыгы 250 грамм тәшкил итүче сазан маймычлары Түбән Камага аэрация һәм һава бирүне контрольдә тоту системасы булган махсус изотермик савытларда китерелде. Суга җибәрелгән балыкларның гомуми авырлыгы 1.7 тонна.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте