Гамәли тәҗрибә һәм күнекмәләр. ТИСБИ студентларын Көньяк-Көнчыгыш аналитик контрольлек инспекциясе белән таныштырдылар

2018 елның 26 октябре, җомга

"ТИСБИ" идарә университетының Әлмәт филиалы студентлары теория белемнәрен тәҗрибә белән ныгытты. "Экология" курсын өйрәнү кысаларында укучылар ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш аналитик контрольлек инспекциясендә булдылар. Балалар өчен атмосфера һавасыннан, сәнәгый ташландыклардан, судан һәм туфрактан пробалар алу өчен кулланыла торган җайланма-җиһазлар, шулай ук химик анализ процесслары күрәтелде. Дәүләт инспекторы Мәдинә Усманова укучыларны күзәтчелек чаралары белән таныштырды, су объектларының, атмосфера һавасының, җирләрнең һәм җир асты байлыкларының торышына контрольнең ни рәвешле башкарылуы турында сөйләде.

Югары уку йорты студентлары билгеләп узганча, белемнәр алуның мондый форматы аларга бик ошый. "Экскурсия кысаларында укучылар күп кенә кызыклы мәгълүмат ала, шулай ук гамәли тәҗрибә алу мөмкинлегенә дә ия була", – дип билгеләде курс кураторы.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International