Вертолетта очып әйләнү вакытында экологлар калдыклар белән эш итүдә кагыйдә үтәмәүнең чираттагы очрагын ачыклады. Хокук бозу ачыкланган җир кишәрлеге Буа районы территориясендә урнашкан. Субаренда шартнамәсе нигезендә файдаланыла торган җиргә Казан компаниясе хуҗа, 4218 кв.м. мәйданда ул төсле һәм кара металл ватыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнгән. Әмма, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаганча, арендатор саклау шартларын үтәмәгән. Су үткәрми торган ясалма һәм химик яктан тотрыклы махсус җиһазландырылган мәйданчык булмау сәбәпле, металл ватыкларын туфракта урнаштырганнар. Чүпләү мәйданы 1500 м2 тәшкил иткән. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү барышында экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен, юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка җәлеп ителгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте