Түбән Камада экологик куркынычсызлык мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2018 елның 26 октябре, җомга

Түбән Камада Түбән Кама сәнәгый узелын үстергәндә экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы булды. Комиссия составында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсе башлыгы Сергей Захаров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин катнашты.

Утырыш кысаларында берничә мәсьәлә каралды, шул исәптән атмосфера һавасына пычрак матдә ташлануны киметү чараларын гамәлгә ашыру һәм биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп кору турында. Якын киләчәктә үзләренең җитештерү тармакларында начар метеорология шартлары башланган чорга ташландыкларны киметү йөкләмәсе биреләчәк Түбән Кама предприятиеләренең саны артачак, дип хәбәр ителде утырышта. Хәзерге вакытта алар – 8, исемлекне 21 предприятиегә кадәр арттыру планлаштырыла. Исемлек ТР буенча Росприроднадзор идарәсеннән, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсеннән һәм Түбән Кама хакимиятеннән килгән тәкъдимнәрне исәпкә алып әзерләнгән. Предприятиеләрне киңәйтелгән исемлеккә кертү критерияләре булып түбәндәгеләр хезмәт иткән: предприятиеләр эшчәнлегенә бәйле рәвештә халыктан шикаятьләр булу, атмосферага ташландыкларның шактый күләмдә булуы, торак зонаның предприятие чикләренә якын урнашуы.

Атмосфера һавасының сыйфатына кагылышлы шәһәр халкыннан килгән мөрәҗәгатьләр дә игътибарсыз калмаячак. Алар барысы да эштә һәм һәркайсы буенча чаралар күреләчәк, дип билгеләде табигать саклау ведомствосы башлыгы. Шулай ук утырыш барышында билгеле булганча, якын киләчәктә "Нижнекамскнефтехим" ГАҖдә күчмә экологик пост барлыкка киләчәк, ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсендәге экологик лабораторияне дә өстәмә җиһазлар белән тәэмин итәчәкләр.

Көн тәртибендәге тагын бер әһәмиятле мәсьәлә – "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп коруны дәвам итү, биредә бүген эшләрнең икенче этабы уза. Хәзерге вакытта сәнәгый агынтыларны механик чистарту төене үзгәртеп корыла, мәйданчыкта яңа объектлар төзелеше дә кызу темпта бара, эшләр 70% дәрәҗәсендә башкарылган. Үзгәртеп коруның икенче этабы төгәлләнгәч, химик агынты чыганагында пычратучы матдә катнашмалары кимиячәк. Моннан тыш, ташландыкларны чистартуның иң заманча системасын гамәлгә ашыру күздә тотыла, ул исә атмосфера һавасы торышын яхшыртырга булышачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International