Кошкайларны кышын ашату – күптәннән килгән бик күркәм һәм кирәкле гадәт. Шуны истә тотып, Толымбай урманында, “Чайка” савыктыру лагере янәшәсендә, канатлы дусларыбыз турында кайгыртуга багышланган чара узды. Анда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм педагоглар катнашты. Чара барышында нәниләр үзебездә кышлаучы кошлар турында кайгыртырга, алар өчен яраклы азык сайлап алырга өйрәнде, җимлекләрнең төрләре һәм аларны әзерләү үзенчәлекләре турында күпне белүгә иреште. Акция кысаларында агач ботакларына җимлекләр элеп куелды. Кошлар яңа “ашханәләре” барлыкка килүен шундук күреп алып, шулар тарафына тиз генә очып килде дә үзләренә куелган сыйларны рәхәтләнеп чүпләргә кереште. Акциянең максаты – әлбәттә инде, шәһәребездә кышлаучы кошларга суык чорны үткәрергә ярдәм итү.
«Сыерчык оялары һәм җимлекләр ясап урнаштыру – халыкта элек-электән килгән изге традиция ул. Янәшәбездә яшәүче кошкайлар әйләнә-тирә мохиткә бәһаләп бетергесез файда китерү генә түгел, үзләренең матурлыгы һәм чут-чут сайраулары белән сокландырып, безгә эстетик яктан да зур йогынты ясый әле”, – дип билгеләп үтте балалар учреждениесе педагогы.
Акция үткәрү барышында балалар кошлар турында бик күп мәгълүматлар ишетте. Әйтик, кошлар арасында нинди төрләренең безнең якларда кышларга калуы, кайсыларының кышны үткәрү өчен безгә килүе, төсе буенча аларны ничек аерып булу, нинди ризыкларны хуп күрүләре турында «АБВГДЕЙКа» сабыйлары үзләренең биш бармагыдай бик яхшы белә инде хәзер. Ә иң мөһиме – нәниләр канатлы дусларыбызга ярдәм кирәклеген һәм моның һәркайсыбызның көченнән килердәй эш булуын аңлады.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте